Катнашучылар 500 метрдан 12,5 чакрымга кадәр дистанцияне уздылар.
Әлмәт районында ял көннәрендә тау велосипедлары буенча район беренчелеге узды. Бу хакта район физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.
Чарада 90 велосипед сөюче катнашты. Ярышлар алты яшь категориясендә узды, шулай ук «Әти, әни һәм мин» гаилә эстафетасы узды. Катнашучылар 500 метрдан 12,5 чакрымга кадәр дистанцияне уздылар.
Фото: https://t.me/sportalmet