Әлмәттә П.А. Севастьянов истәлегенә волейбол буенча турнир узды
Спорт

Әлмәттә П.А. Севастьянов истәлегенә волейбол буенча турнир узды

Анда Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы шәһәрләре командалары катнашты.

 5 нче гыйнварда “Девон” спорт мәктәбендә кызлар арасында волейбол буенча турнир узды.


Петр Андреевич Севастьянов - Әлмәт районының спорт ветераны.


П.А. Севастьянов истәлегенә багышланган турнир беренче тапкыр үткәрелде.


Күчмә кубокны Әлмәт-1 командасы яулады. 2 урында Бөгелмә, 3 нче урында Әлмәт-2, 4 нче  урында Яр Чаллы командалары булды.