Ярышларда 80 спортчы катнашкан.
28 декабрьдә Тәтеш автомобиль мәктәбе (ДОСААФ) призына ирекле көрәш буенча турнир оештырылган.
Әлмәттән олимпия резервы спорт мәктәбенең ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 8 спортчы катнашкан. Анда шөгыльләнүче 6 яшьлек спортчы да ярышларда шәһәр данын яклаган.
Безнең спортчылар ярышларда ике көмеш һәм биш бронза медаль алып кайтканнар.
Балаларның тренерлары - Нафисуллина Эльмира Равил кызы һәм Галиев Айрат Агиз улы.
Спортчыларыбызны котлыйбыз!
Фото: Олимпия резервы спорт мәктәбе