Әлмәттә триатлон буенча ярышлар узды
Спорт

Әлмәттә триатлон буенча ярышлар узды

Шәһәрнең “Мирас” спорт комплексында “INDOOR TRIATHLON 2020” ярышлары узды.

Стартка шәһәрнең триатлон яратучылары чыкты. Алар “super sprint” дисциплинасында ярыштылар.


300 м йөзделәр, 10 км велосипедта йөрделәр һәм 2,5 км йөгерделәр.

Хатын-кызлар арасында Кульчеева Ирина, Еромасова Надежда, Первушина Наталья призерлар булса, ир-атлар арасында Сәфәргалиев Ришат, Яковлев Сергей, Исхаков Альберт призерлар булдылар.

 

Фото: ӘМР физик культура, спорт һәм туризм идарәсе