Әлмәт-Мөслим юлының 61 нче чакрымында аянычлы һәлакәт була.
«Лада Калина» автомобилен йөртүче 1969 елгы кеше 1980 елгы велосипедчыны бәрдерә. Фаразларга караганда, велосипедчы машинага каршы яктан юл уртасыннан килә торган булган. Ул алган тән җәрәхәтләреннән вакыйга булган урында җан бирә.