Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында кичәге авария. Үлүче бар [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]
25 апрельдә 19 сәгать 15 минутта Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 86 нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
1972 елгы шофер ВАЗ-21214 автомобилендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, куркынычсыз тизлекне сакламыйча, юл билгесенә барып бәрелә һәм каршы як полосага чыгып оча. ВАЗның 1985 елгы пассажиры вакыйга булган урында һәлак була. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. Шоферны хастаханәгә алып китәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа