Аек булмаган хәлдә машина йөрткән әлмәтлене хөкем иттеләр
Аек булмаган хәлдә машина йөрткән әлмәтлене хөкем иттеләр.
Әлмәтлене машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр һәм исерек килеш йөрткән өчен штрафка тарттылар.
Әлмәттә исерек килеш руль артына утырган кешегә штраф салганнар. Узган елның сентябрендә аны «Фольксваген Поло» автомобиле руле артында туктатканнар. Ир-ат исерек хәлдә булган. Судта ул үз гаебен тулысынча таныды.
Хокук бозучыга 45 000 сум штраф билгеләделәр һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Карар законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia