Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәттә Фәхретдин урамында юл-транспорт һәлакәте булган

Фәхретдин уртасында ике автомобиль бәрелешкән.

Әлмәттә Фәхретдин урамында юл-транспорт һәлакәте булган

Әлмәттә Фәхретдин урамындагы 57 нче йорт каршында ике автомобиль бәрелешкән. Бу хакта Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте  13 гыйнварда кичке сәгать бишләр тирәсендә булган.

31 яшьлек хатын-кыз «Киа Рио» руле артында сулга борыла һәм каршы килгән «УАЗ»ны үткәрми.

Авария нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә җәрәхәтләр алган. Хатын-кызны хастаханәгә китергәннәр, анда аңа бер тапкыр бирелә торган медицина ярдәме күрсәткәннәр. Чит ил машинасының 9 яшьлек пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән нейрохирургия бүлегенә китерелгән.

 

Фото: Әлмәт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса