Әлмәт районында 2025 елның ун аенда 96 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Юллар – иң беренче чиратта торак пунктларның тормыш дәрәҗәсе күрсәткече. Быел шәһәребезнең үзәк урамында һәм башка күп кенә участокларда зур ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу, әлбәттә, куандыра. Тик юллардагы һәлакәтләр һәм фаҗигале үлемнәр саны гына кимемәве борчуга сала.
2025 елның ун аенда гына да районда 96 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 8 кеше һәлак булган, 119 ы җәрәхәтләнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны 1, ә яралылар саны 3 кешегә арткан.
Монда инде нәрсә дип әйтергә дә түгел. Әллә юллар төзек, шома булган саен машина йөртүчеләр тизлек режимын арттыра башлаганнармы, әллә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмый-лармы? Икенчеседер, мөгаен. Әле күптән түгел генә «Камаз» йөртүче җәяүлеләр кичүендә 17 яшьлек кызны бәрдергән иде. Кызганыч, табиблар яшүсмерне коткара алмадылар, ул вафат булды. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.
Узган атнада башкарма комитетта үткән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышында да балаларга кагылышлы юл травматизмының борчулы динамикасына аерым басым ясалды. Әлмәт районы буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Шамил Гарипов юлларда балаларның иминлеген тәэмин итүдә ата-аналарның игътибары зур булырга тиешлеген ассызыклады, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими өйрәтү кирәклеген искәртте.
– 16 яшькә кадәр балалар катнашында 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 16 бала яраланды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл – транспорт һәлакәтләре саны 5 очракка, ә яралылар саны 4 кешегә артты, – дигән аянычлы статистиканы мисал итеп китерде ул.
Әлбәттә, комиссия утырышында чыгыш ясаучы җитәкчеләр үз юнәлешләрендә башкарылган эшләргә тулы, нәтиҗәле отчетлар да ясадылар. Мисал өчен мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская үсеп килүче буында куркынычсызлык культурасын формалаштыру эшенең уңай мисалы буларак район мәктәпләрендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядларының эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Яшьтәшләрен юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүдә аларның мөһим роль уйнавын ассызыклады һәм катнашучыларны яктылыкны кире кайтара торган элементлардан, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, актив файдаланырга чакырды. Ирина Александровна балаларны самокатлар кулланганда үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтү кирәклегенә аерым басым ясады. Ул балаларның олылардан үрнәк алуын да ассызыклады.
– Нәкъ менә шуңа күрә дә өлкәннәр иң беренче чиратта үзләре юл кагыйдәләрен бозмаска тиеш. Бу транспорт чараларында хәрәкәт иткәндә дә шулай. Әлеге уңайдан самокатчылар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү буенча күбрәк рейдлар оештырырга кирәк, – дигән тәкъдим дә кертте җитәкче. Яхшы тәкъдим – күптән кирәк.
Утырыш барышында авыл җирлекләре башлыкларына юл-транспорт һәлакәтләре булырга мөмкин булган потенциаль куркыныч территорияләрне җен-текләп анализларга һәм бу турыда мәгълүмат бирергә чакырдылар, башка йөкләмәләр һәм тәкъдимнәр дә игълан ителде. Аларның ни дәрәҗәдә үтәләчәгенә республика комиссиясе бәя бирәчәк.
Һичшиксез, юлда бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу кирәктер.
– Юл бирмәү, кинәт кенә машинаның алдына чыгу кебек күренешләр күп очрый. Шуңа да юлда йөрегәндә бер-беребезне хөрмәт итәргә чакырам. Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен төгәл үтәсә, аварияләр дә, югалтулар да бу кадәр булмас иде. Юл хаталарны кичерми, шуны онытмаска кирәк. Һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, барчагызга да исән-имин юллар телим, – дип ассызыклады Шамил Гарипов.
Резедә Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia