Әлмәттә лазерлы «зебра» барлыкка килде
Проект өч ай дәвамында сыналачак.
«Светсервис» эшчеләре Ленин урамындагы көйләнми торган юл чыгу урынына лазер проекциясен урнаштыруны төгәлләделәр. Лазер проекторлары юл чыгу урынын яктыртачак һәм машина йөртүчеләргә тизлекне киметү кирәклеге турында сигнал бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, проект инициативасын район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова да хуплады.
Проект өч ай дәвамында сыналачак һәм бу вакыт эчендә әлмәтлеләрнең фикерләрен көтәләр.
Фоото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia