Әлмәттә юл хәрәкәте иминлеге буенча «Кыш Бабай призы»на шәһәр конкурсы узды
Чараның максаты: педагогларны, студентларны, балаларны, аларның ата-аналарын юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга һәм ныгытуга, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тартуга юнәлдерелгән хезмәттәшлек өчен берләштерү.
«Кыш Бабай призы»на ярышларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч звено укучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре, урта мәктәп укытучылары, КИУ көллияте студентлары, ата-аналар катнашты. Һәр командада 6 кеше бар иде.
36 катнашучы тизлек, җитезлек, юл билгеләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен белү, самокат, велосипедта осталык таләп иткән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча биремнәрне үтәделәр.
Конкурс йомгаклары буенча катнашучыларга тематик бүләкләр, фликерлар, балаларга яктылыкны кире кайтара торган рюкзаклар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа