Әлмәттә 1 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр 2500 кубометрдан артык кар чыгарылган
494 ишегалдының 480е чистартылган
1 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр идарәче компанияләр көче белән 2500 кубометрдан артык кар чыгарылган, 494 ишегалдының 480 е чистартылган. Шулай ук 134 түбә боздан һәм боз сөңгеләреннән чистартылган.
Һәркөнне бу эшкә 20 берәмлек техника һәм 40 кеше җәлеп ителгән.
Моннан тыш, Әлмәт районы территориясе аша уза торган төбәк һәм федераль юлларны планлы чистарту эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia