Әлмәттә транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрде
Машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын һәм әлеге участокны узганда үзгәрешләрне исәпкә алуларын сорыйбыз.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында Маяковский һәм Труд урамнары чатында хәрәкәт схемасын үзгәртү турында карар кабул ителде. Хәзер Маяковский урамы төп юлга әйләнде. Шуңа бәйле рәвештә яңа юл билгеләре куелды:
«Төп юл» – Маяковский урамында,
«Юл бирү» (уступи) – Труд урамында.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia