Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә канализация челтәрен күчерү вакытында транспорт хәрәкәтен туктатачаклар

Чикләү Ленин урамындагы 85 нче йорт буендагы участокка кагылачак.

Әлмәттә белгечләр хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрен күчерү проектын гамәлгә ашыру буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкарачаклар. Эш вакытында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чикләү 29 июльдән 15 августка кадәр Ленин урамындагы 85 нче йорт районындагы участокта шарлавыклы буаларга керү юлы) гамәлдә булачак. Шушы ук урамдагы 89 нчы йорт буйлап урап узу мөмкинлеге булачак. Машина йөртүчеләргә алдан ук маршрутларын планлаштырып,  хәрәкәттәге үзгәрешләрне исәпкә алырга кушалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса