Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Машина белән торак йортка бәрелгән

Руль артында утыручыга карата җинаять эше кузгатылган.

Әлмәт районында яшәүче 18 яшьлек кешегә карата «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җавап бирергә туры киләчәк. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның 20 маена каршы төндә Тихоновка авылында «Черри Тигго» автомобиле руле артына исерек килеш утырган яшь егет, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, идарә итүне югалта һәм койма белән торак йортка бәрелә. Салонда ике 17 яшьлек танышы да була. Нәтиҗәдә автомобиль пассажирлары авыр тән җәрәхәтләре ала һәм хастаханәгә озатыла.

Әлеге уңайдан тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса