Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Ютазы районында булган авариядә скутерда 15 яшьлек кыз имгәнгән

Урыссуда җиңел автомобиль һәм балигъ булмаганнар идарә иткән скутер бәрелешкән.

Урыссуда җиңел автомобиль һәм балигъ булмаганнар идарә иткән скутер бәрелешкән.

Шушы көннәрдә Урыссу  шәһәр тибындагы бистәсендә "Лада Калина" автомобилен йөртүче төп юлдан скутер белән хәрәкәт итүчегә юл бирми, нәтиҗәдә бәрелешәләр. "Ямаха" скутеры белән балигъ булмаган үсмер идарә итә. Юл-транспорт һәлакәтендә скутер йөртүче зыян күрми, ә аның яшь пассажиры аягын сындыра. Кыз мотошлемсыз булган.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара. Бу хакта "Ютазинская новь"  хәбәр итә.

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе агымдагы елның 3 аенда юлларда аварияләргә йомгак ясады. Әлмәт районы территориясендә балалар катнашында биш юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 5 балигъ булмаган бала имгәнде.

Җәйге чорга аяк бастык. Юлларда скутер, велосипед, мотоциклларга утырган үсмерләр саны арта. Шул уңайдан газета  укучыларның скутер турындагы фикерләрен сораштык. Җавап бирүчеләрнең барысы скутерның куркыныч уенчык икәнен әйтте.

 

 

Фото: "Ютазинская новь"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса