Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 18 хокук бозуны ачыклаган

Махсус чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән.

Бүген иртән Әлмәт районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча «Тоннель» махсус чарасы үткәрелде. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең район  бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында 70 транспорт чарасы тикшерелгән. Барлыгы 18 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 9ы – куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, 4 – техник регламент таләпләренә туры килмәгән тонировка өчен, 3 – укылмый торган дәүләт теркәү билгесе өчен һәм берсе – техник каравы булмаган өчен.

Бер машина штраф стоянкасына куелган, аның шоферы машинаны исерек килеш йөрткән.

 

 

Фото: Әлмәт Дәүләт Автоинспекциясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса