Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә балалар өчен квест узды

Квест масленица белән кушылды.

46 нчы "Золушка" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Әти белән имин" квесты узды. Әлеге чараның максаты-шәһәр урамнарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү проблемалары буенча ата-аналарның компетентлыгын арттыру; юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту һәм юлларда куркынычсыз тәртип нигезләрен пропагандалау.


Бу квест халык бәйрәме-масленица белән кушылды. Катнашучыларны кызыклы сынаулар, юл зебрасы каршы алды. Уен барышында командалар түбәндәге этапларны уздылар: «киртәләр полосасы», «шиномонтаж», «светофор», «кроссворд», әтиләр эмблема һәм автомобиль маркалары исемнәрен чагыштырдылар. Уен азагында әтиләр балалар белән башваткыч чиштеләр, һәркемне тәмле  коймаклар  һәм кайнар чәй белән сыйладылар.


Катнашучы командалар «ЮХИДИ»тарафыннан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 

 

 

Фото: ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса