Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт автоинспекторлары «Тоннель» рейды вакытында 5 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклады

Машина йөртүчеләрне 15 декабрьдә иртәнге якта тикшергәннәр.

15 декабрьдә Әлмәт автоинспекторлары "Тоннель" рейды үткәрделәр. Махсус чара Казан-Оренбург юлында узды. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район  бүлеге хәбәр итә.

Чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмауга, шулай ук автобус йөртүчеләр тарафыннан хокук бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән иде.

Инспекторлар 50 автобус тикшерә алды. Барлыгы 5 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, шуларның 4се автобус йөртүчеләр тарафыннан башкарылган.

Куркынычсызлык каешыннан башка пассажирлар йөртү очрагы ачыкланган, 1 автобуста тахограф булмаган, 1 микроавтобус  документлары булмау нәтиҗәсендә махсус стоянкага куелган,  бер җиңел автомобиль йөртүчегә карата куркынычсызлык каешы өчен материал төзелгән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса