Махсус чара йөк автомобильләрен йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде.
Әлмәт районында йөк автомобильләрен йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» махсус чарасы уздырылды. Әлеге операция барышында 50 машина йөртүче тикшерелгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.
Автоинспекторлар 8 бозу очрагын ачыклаган: 1 - куркынычсызлык каешын эләктермәү, 3 - тахограф булмау һәм 4-штрафларны түләмәү.