Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

ТР прокуратурасы үсмерне трассада автобустан төшереп калдырулары турындагы мәгълүматны тикшерәчәк

Татарстанда автобус йөртүче яшүсмерне трассада төшереп калдырган.

Социаль челтәрләрдә  Казан кешесе энесен Алабуга шәһәренә кадәр йөрүче рейс автобусына утыртуы турында сөйли. Әмма, автобус йөртүчесе ярты юлны узгач, Алабугага баручы пассажирлар саны аз булу сәбәпле, анда кермәвен хәбәр итә.

Автор сүзләренә караганда, шофер аның энесен, 100 сум акча биреп, шәһәр борылышында трассада калдырган. Малай каршы алырга тиешле кешеләргә шалтыраткан һәм алар аны килеп алган.

Татарстан прокуратурасы әлеге мәгълүматны тикшерәчәк. Шәһәрләр арасында пассажирлар йөртүне оештыру турындагы таләпләрнең үтәлеше дә  тикшереләчәк. Әгәр нинди дә булса хокук бозулар табылса, чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса