Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Мирас булып безгә җыры калды

Җомга көнне әдәбият, сәнгать сөючеләр Әлмәт татар дәүләт драма театрына Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзалның тууына 90 ел тулуга багышланган кичәгә җыелды.

Олуг шагыйрьне, дистәләгән китап авторын искә алу кичәсенә бу көнне Казан, Актаныш, шәһәребездән мәртәбәле кунаклар, бөек әдипнең гаиләсе, тормыш иптәше һәм бүген дә аның әсәрләрен барлап торучы Нәфисә ханым, язучының иҗатташ дуслары, әсәрләренә гашыйк җаннар бердәм булып килеп, язучы турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, шигырьләрен укыдылар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кичә барышында Нәфисә апа лаеклы рәвештә игътибар һәм ихтирам түрендә булды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе урынбасары И.Фәррахов Гамил Афзалның милләтебезнең йөзек кашы, язучылар өчен өлге, якты маяк булуын ассызыклады. Хөрмәткә лаек, бик күпләргә остаз булган шагыйрь, сатира һәм юмор остасы арабыздан китсә дә, аның якты истәлеге безнең күңелләребездә яши. Сәнгать һәм сәнәгатьнең бербөтен булып үсүенә үзеннән зур өлеш кертүче, бөек затларны, каләм ияләрен зурлаучы "Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды аша соңгы елларда Г.Афзалның 2 китабы дөнья күрде. Бу хакта "Хәзинә" газетасының баш мөхәррире И.Миңгә-рәев һәм «Рухият» фондының башкарма директоры Ф.Шәйхетдинова җиткерделәр: "Әлеге китаплар белән әдәбияты- бызның яңа бите ачылды. Хакыйкатьне яклавы, үз кыйбласына тугры булуы белән үрнәк безгә Гамил ага. Гүзәл затлардан - үзенең гомер юлдашы, беренче укучысы, гадел тәнкыйтьчесе, шәфкать туташы Нәфисә ханымнан, кызларыннан илһам алып иҗат итте ул. Нечкә хисле шагыйрь булуы белән башкалардан аерылып торды". Татарстан язучыларының абруйлы бригадасы: И.Ибраһимов, М.Галиев, К.Кәримов, Д.Салиховлар үз чыгышларында Гамил Афзал иҗатының гасырлар аша сакланып, киләчәктә дә кыйммәтле хәзинә булып торачагын билгеләделәр.
Шушы көннәрдә республика төбәкләрендә дуслык, иҗат күперенә нигез салына - шагыйрьне искә алу кичәләре уза. Г.Афзалның исемен мәңгеләштерү максатыннан быел аның премиясе дә булдырылган һәм Актанышта үткән кичә барышында беренче премия иясе дип Туфан Миңнуллин игълан ителгән. Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Вахитов киләчәктә олпат язучы сатирасын дәвам итәрлек шәхесләрнең күп булуына ышанычын белдерде.
Гамил Афзалга тирән ихтирам, мәхәббәт чагылдырган дуслык-туганлык кичәсендә язучының автографы куелган китап ияләре дә сүз алды, шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Чыгышларда ифрат дәрәҗәдә аны хөрмәт итү һәм горурлык хисләре чагылды. Милләтебезгә мирас итеп калдырган бай иҗаты өчен бүген һәммә кеше бөек шәхес рухы алдында баш ия.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса