Җәмгыять

Туган көнең белән, Әлмәт

Әлмәт – Татарстанның нефть башкаласы, матур, төзек, бай тарихлы кала

3 ноябрь көнне ул кабат үзенең туган көнен билгеләп узды.

1953 елдан башлап Әлмәт тиз темплар белән үсеш алып, бүген республиканың иң төзек һәм чәчәк атучы шәһәрләренең берсе булып тора. Аның тарихы төрле елларда киләчәк үсеше өчен ышанычлы нигез салган меңләгән кеше язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән.

Заманча объектлар, яңа форматтагы бизәлеш, алдынгы технологияләр, стиль төрлелеге - болар барысы шәһәребез халкына һәм кунакларга уңайлы шартлар, хезмәт һәм ял мөмкинлекләре булсын өчен эшләнә.

Шуңа да кунаклар нефтьчеләр башкаласын яратып китәләр, соклануларын яшермиләр. 2026 елда гына да калабызда байтак төзекләндерү эшләре башкарылды. Калабызда яңа, заманча объектларның барлыкка килүе шәһәребезнең киләчәге ышанычлы һәм тотрыклы булуын дәлилли.

Әлмәтнең туган көне

Быел Әлмәттә юлларны төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирелде. Ленин, Бигәш урамнары заманча төс алды. Ленин урамында яңа, уңайлы күпер пәйда булды.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренә игътибар арту аеруча куанычлы вакыйга.

Быел хастаханә шәһәрчеге биләмәләре заманча үзгәртеп корылды. Янәшәдәге территориядә урнашкан «Саулык» паркында да матур үзгәрешләр көтелә. Төзекләндерүнең икенче чираты 2027 елда да дәвам итәчәк әле. Проект Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы буенча гамәлгә ашырылды.

Быел калабыз белән яшьтәш белем йортларына – 2 нче мәктәпкә һәм 5 нче гимназиягә дә зур ремонт ясалды, заманча тәрбия бирүгә корылган һәм 164 баланы сыйдырышлык «Полянка» балалар бакчасы да куллануга тапшырылды.

Хәзерге вакытта политехник техникумның тулай торагын заманча үзгәртеп кору дәвам итә. Нефтьчеләр тырышлыгы белән көннән-көн шәһәребез төзекләнә, матурая бара, ләкин шулай да шәһәребезнең җаны – биредә яшәүче һәм хезмәт куючы кешеләр.

Калабызның киләчәге бүгенге яшьләр кулында икәнен онытырга ярамый. Шуңа күрә дә Әлмәт җирлегендә яшьләргә тормыш итү өчен мөмкинлекләр тудыру, гаиләләрне торак белән тәэмин итү, яңа эш урыннары булдыру турында да кайгырту зарур.

Туган көнең котлы булсын, Әлмәт. Бүген инде сиңа 73 яшь. Алда якты көннәр, тормышны яхшырта торган кызыклы вакыйгалар һәм үзгәрешләр күп булсын. Һәрчак шундый биеклекләргә омтылучан һәм яраткан шәһәребез булып кал.Резеда Исмәгыйлева