Халыкның көче – бердәмлектә
Мәдәният. Сәнгать

Халыкның көче – бердәмлектә

Алтмыштан артык милләт вәкиле яшәгән Әлмәт җирлегендә тарих сынауларын җиңәргә ярдәм итүче олы бәйрәмне билгеләп үттеләр.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә зур бәйрәм концерты һәм фидакарь хезмәт ияләрен бүләкләү тантанасы узды.

  • 4 ноябрь – Халыклар бердәм-леге көне. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.

Әлмәт җирлегендә дә гасырлар буе алтмыштан артык милләт вәкиле дус-тату булып, бер-берсенең традицияләрен хөрмәт итеп яши. Шушы гореф-гадәтләрне кадерләп саклый белгәнгә, калабыз тотрыклы үсә, төзекләнә һәм заманча төс алуын дәвам итә.

халыклар бердәмлеге көне

Бәйрәм уңаеннан Яшьләр үзәгендә зур концерт булып узды. Чара шәһәр һәм район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән фидакарь хезмәт ияләрен бүләкләү тантанасы белән башланып китте.

Концерт программасында шәһәр һәм район кол-лективлары катнашты. Сәхнәдән патриотик җырлар, Ватан турында шигырьләр, халык иҗаты номерлары яңгырады. Тамашачылар чыгышларны җылы каршы алды.

«Халыклар бердәмлеге көне – ул безгә бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү көчен искә төшерә торган бәйрәм. Ул тирән рухи мәгънәгә ия һәм безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бүген, беркайчан да булмаганча, илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итүдә бердәмлегебезне күрсәтү мөһим», – дип билгеләп үттеләр чараны оештыручылар.

халыклар бердәмлеге