Колшәрип авылында күчмә флюорография үткәреләчәк
Чара «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында уздырыла.
Колшәрип авылында күчмә флюорография үткәреләчәк
12 ноябрьдә Колшәрип авылында барлык теләүчеләр өчен мобиль флюорография кабинеты эшли башлаячак. Чара «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында уздырыла. Проектның максаты-авыруларны иртәрәк ачыклау һәм медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру.
Эш вакыты: 8:00 - 14:00 сәгатьләрдә.
Адресы: Колшәрип авылы, Тукай ур., 50а йорт.
Флюорография — туберкулезны һәм үпкә онкологиясе авыруларын иртә диагностикалауның нәтиҗәле ысулы.
Медицина тикшерүен узу өчен үзегез белән алыгыз:
• паспорт;
• мәҗбүри медицина иминияте полисы;
• СНИЛС.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia