Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәт үзәк район хастаханәсе яңа белгечләр белән тулылана

Таныш булыгыз – табиб-кардиолог Илзина Фәнзил кызы Миңнебаева.

 

Әлмәт үзәк район хастаханәсе кардиология бүлегенең яңа белгечләр белән тулылана баруы күркәм күренеш. Таныш булыгыз – табиб-кардиолог  Илзина Фәнзил кызы Миңнебаева.

Ул 2023 елда Ижевск дәүләт медицина академиясенең дәвалау факультетын тәмамлаган. Алга таба  Казан дәүләт медицина университетының  кардиология кафедрасы базасында төбәкара клиник-диагностика үзәгендә ординатура узган.  Илзинә Фәнзил кызы әйтүенчә, практика вакытында ул бүлекләр эше белән бик якыннан таныша алган һәм шул рәвешле шактый гына тәҗрибә тупларга өлгергән.

Уку барышында ул шулай ук ультратавыш диагностикасы табибы дипломына да ия булган.  Яшь белгеч үзенең остазы – район хастаханәсенең баш табибы Илдар Рәхимуллин белән берлектә «Озын һәм актив тормышка юл» исеме астында узган бөтенроссия конгрессында да катнашкан. Шуны да билгеләп узарга кирәк, Илзина Миңнебаева үзе дә актив тормыш рәвеше алып бара торган шәхес: спорт белән шөгыльләнә, милли халык биюләрен дә бик оста башкара. 

– Табибка дәвалау көче аның күңеле түреннән килә. Пациентларны исә мин һәрвакыт йөрәкләрен сакларга, йөргәндә дә рәхәт итеп иркен сулыш алырга тырышырга, тыныч булырга, стрессларга бирешмәскә, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белеп, куанып яшәргә өндим, – ди табиб-кардиолог.

Яшь белгечкә игелекле хезмәтендә уңышлар һәм канәгать пациентлар теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

 

Фото: Әлмәт район үзәк хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса