Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә гриппка каршы профилактик кампания башланды

Гриппка каршы халыкны иммунизацияләү буенча прививка кампаниясе бөтен Россия буенча актив уза.

Вакциналарның беренче партиясе республиканың медицина учреждениеләренә кайтарылды инде.

Әлмәт районара күп профильле хастаханәсенә өлкәннәрне вакцинацияләү өчен «Совигрипп» вакцинасы кайтты. Бу гриппны профилактикалау өчен куркынычсыз һәм эффектив вакцина, тотрыклы һәм озакка сузылган иммунитет тудыра. Прививка ясатканнан соң иммунитет ике атнадан соң барлыкка килә.

Табиблар гриппка каршы иммунизацияне сентябрь-октябрь айларында эпидемия башланганчы үткәрергә кирәк диләр. Беренче чиратта вакцинацияне өлкән яшьтәге кешеләргә, балаларга, йөкле хатыннарга, шулай ук хроник авырулардан интегүчеләргә киңәш итәләр.

Исегезгә төшерәбез, грипп - кискен респиратор вируслы инфекция, ул бөтен җирдә таралган, кешеләрнең барлык яшь төркемнәренә дә йога. Вакцинация грипптан һәм аның авыр нәтиҗәләреннән саклануның иң эффектив ысулы.

Прививкаларны яшәү урыны буенча поликлиникада ясарга мөмкин. 

 

 

Фото: Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса