Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гиппократ антына тугрылыклы булып

Картлыкны якын китермәүче Рәсимә

Башы 18 нче санда

Рәсимә Сәлимҗан кызы Чирмешән районы Бәркәтә авылында туган. Сәлимҗан абый белән Минкамал апаның биш баласы арасында иң яраткан кызлары. Ак йөзле, зәңгәр күзле бу кызны ничек яратмаска мөмкин.

1985 елда Бәркәтә урта мәктәбен тәмамлап, Чистай медицина училищесына укырга керә һәм 1987 елда аны уңышлы гына тәмамлап чыга. Юллама белән Әлмәт үзәк район шифаханәсенә эшкә җибәрәләр. Ул балалар шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый. 1988 елда Елховой авылыннан Марат Кыям улы Хәйруллинга тормышка чыга. Һәм шуннан башлап Елховой табиблык амбулаториясендә эшли.

Бүгенге көндә кызлары һәм уллары үзләре гаилә корып, гөрләтеп көн итәләр. Картаюны белмәгән Рәсимәнең биш оныгы - биш ир бала тупырдашып үсә. Бу ханымны әби дип әйтергә тел әйләнми. Эш стажы 35 ел. Ул шофер да. Үзенең коллегаларына бик тә рәхмәтле. Алга таба да шулай яшь, чибәр, картлыкны үзенә якын китермәүче яшь әби булып кал.

 

Лилиябез - безнең горурлыгыбыз

Лилия Җәлил кызы Түбән Абдул авылында туып-үсте. Елховой урта мәктәбендә укып белем алды. Күмердәй кара күзле, кыйгач кара кашлы, гаҗәеп гүзәл бу укучы һәрдаим елмаеп, үзеннән җылылык чәчеп тора иде. Ул тәртипле, тәрбияле, иман белән сугарылган бик тырыш укучы булды. Мәктәпне бары тик «4» һәм «5» билгеләренә тәмамлады. Иң яраткан фәне биология иде. Мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт медицина көллиятенә укырга керде һәм аны уңышлы тәмамлап, медсанчасть поликлиникасында эшли башлый. Алмазга кияүгә чыккач, Елховой авылына кайта һәм табиб-лык амбулаториясендә акушерка булып хезмәт куя. Шулай итеп, Елховой һәм Түбән Абдул авыллары хатын-кызларының беренчеләрдән булып иң тирән, яшерен серләрен белүче һәм аларга шатлык һәм сөенеч бүләк итүчегә әверелә. Бүген инде ул андый мөмкинлектән мәхрүм. Чөнки бала табучы юк. Иң яшь дигән хатын-кызлар да 50 яшьтән өстә. 1960-70 нче елларда бу ике авылда ел саен 140, 150 бала дөньяга аваз салса, бүген бала авазын телевизорда, интернет челтәрендә генә ишетеп була. Мәктәптә дә 1200 дән артык бала укыса, бүген 120 укучы белем ала. Һәр елны 4 әр класс (140 укучы) балаларны тормышка юллама биреп олы юлга озата идек, Хәзер 4 бала мәктәпне тәмамлый. Гафу итегез, үземнең юмор хисемне томалый алмыйм.

Алдан карасаң да юк, Арттан карасаң да юк,

Җилкәләреннән күтәреп, селкеп карасаң да

Хәзер инде бу авылда бала табучылар юк.

2017 елда Түбән Абдул авылында ФАП ачылгач, Лилияне шунда эшкә күчерәләр. Ул үз эшен белеп, яратып башкара, шул эштән башка бүтәнне күз алдына да китерә алмыйм, ди. Тәҗрибәле, тәмле телле, итагатьле, ислам кануннарын белән яшәүче Лилиябез - безнең горурлыгыбыз. Алмаз белән бик матур тормыш, үрнәк гаилә корып яшиләр. Алар ике ул һәм бер кызга әти-әни. Барлык яктан да килгән пар.

 

Чистай кызы Зөмәрә

Зөмәрә Нәкыйп кызы Чистай медицина училищесында укый. Аны уңышлы тәмамлап, 1989 елда Яр Чаллының 8 нче шифаханәсендә хирургия бүлегендә эшли башлый. 1998 елда Рәсим Шәйхетдиновка кияүгә чыга һәм Елховой табиблык амбулаториясенә эшкә урнаша. Бүгенге көндә балаларга медицина ярдәме күрсәтә.

Ире Рәсим дә кешелек-ле, һәрдаим шат, җор телле, ярдәмчел, булган-уңган егет. Бер кыз һәм бер ул үстерделәр. Балаларның икесе дә әниләренең сукмагыннан атладылар. Кызлары Илгизә Чувашиядә укый һәм тиздән табибә булачак. Уллары Салават Минзәлә медицина көллиятендә белем ала.

Зөмәрә эшен яратып башкара, үз профессиясенә мөкиббән киткән шәхес.

 

Чисталыкның үзе

Амбулатория ишеген ачып керү белән андагы чисталык күзгә ташлана. Җыештыручы булып эшләүче көләч йөзле Лилия Кашапова үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкара.

 

Барлык шәфкать туташлары да аерым бер юнәлеш буенча эшлиләр, үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкаралар. Аларның эш стажлары зур һәм шул сәбәпле, бай тәҗрибәләре, үз эш алымнары бар.

Амбулаториядән кеше өзелеп тормый. Пациентларны ачык йөзле, елмаеп сөйләшүче, терелүләренә өмет уятучы шәфкать туташлары каршы ала.

Вакыт белән санлашмый

Пациентларга табиб дәвалау курсын билгели: таблеткалар, уколлар, системалар һ.б. Үзенең ишекләрен киң ачып, даруханә балкып тора. Монда сине ачык йөзле Ләйсән Галиәскарова-Мифтахова каршы ала.

Ләйсән Мөслим районы Күбәк авылы кызы. Ул Туймазы медицина училищесында укый, гомуми практика фельдшеры белгечлеген ала. 2015  елда Елховой авылындагы даруханә пунктына консультант булып эшкә урнаша. 2019 елда Әлмәт медицина көллиятен тәмамлап, «фармацевт» белгечлегенә ия була.

Ләйсән үз эшенә бик тә җаваплы карый, белемле. Акыллы киңәшләре белән ярдәм итә. Кирәкле дарулар булмаса, тиз арада заказ биреп кайтарта. Ләйсән вакыт санап тора торган түгел. Төнлә дә, ял көне дә гозер белән килгән авылдашларны кире бормый.

Тормыш иптәше Ренат белән ике бала үстерәләр, бик тә мул тормышта яшиләр. Ренат матурлыкны яратучы кеше. Агачтан чәчәк ясаучы, бик тә оста һөнәр иясе. Аларның өйләре дә матурлыгы, бизәлеше белән көлеп тора.

Уңайлыклар арта

Медицина зур тизлек белән алга бара. Заман таләпләренә җавап бирү өчен цифрлаштыру, интернет, компьютер программалары белән эш итә белү сорала. Бүген халык та бик таләпчән. Чөнки тиешле мәгълүматны интернет аша алу мөмкинлеге зур. Шул сәбәпле, медицина хезмәткәрләре психолог та булырга һәм ышандыра алу сәләтенә дә ия булырга тиешләр. Билгеле, төп рольне практик осталык уйный. Оста итеп система кую, авырттырмыйча укол ясау кебек һөнәри факторлар медперсоналның дәрәҗәсен билгели.

Амбулатория Әлмәт район үзәк шифаханәсе белән тыгыз бәйләнештә эшли. Ел саен күчмә флюорография, күпфункцияле мобиль күчмә поликлиника килә. Бик күп сандагы белгеч-табиблар кабул итәләр, УЗИ эшли.

Хәзер инде авыруларга Әлмәт поликли-никаларының регистратурасында чират торасы юк. Шәфкать туташлары тиешле табибларга чиратка язып, юллама бирәләр. Тиешле көндә, тиешле сәгатьтә табиб сине кабул итә.

Мин бу мәкаләмдә аерым бер медицина учреждениесе мисалында дәүләтебезнең кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә нинди зур эш башкаруын күрсәтергә теләдем. Бу өлкәдә безнең шәфкать туташлары да бик зур эш алып баралар.
Алга таба да шундый кешелекле, эшлекле булып калыгыз. Күңелләрегез дә халатларыгыз төсле ак булсын, Гиппократ антына соңгы сулышыгызга кадәр тугрылыклык саклагыз.

Дамир Нәҗмиев. Елховой авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса