Әлмәттә Covid-19дан вакцинация дәвам итә
Прививка алдыннан алар сәламәтлек торышы турында анкета тутырганнар, термометрия һәм артериаль кан басымын үлчәү процедурасын узганнар.
3 мартта 3 нче поликлиника «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» директоры Илсур Сәлимгәрәев, гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Кирилл Сафонов та коронавирус инфекциясеннән вакцина ясатканнар.
Прививка ясатырга теләүчеләргә алдан телефон аша язылырга кирәк:
Әлмәт район үзәк хастаханәсе 33-83-80, 22-78-46;
3 нче поликлиникада-32-33-74;
«Татнефть» медсанчасте – 311-161, 311-155.
Вакцинация - җитди авырудан саклану өчен ышанычлы һәм куркынычсыз ысул. Ул инфекцияне җиңел формада кичерергә, авыруның һәм өзлегүләрнең авыр формаларын булдырмаска мөмкинлек бирә.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа