Әлмәттә быел җәй «Яшел фитнес» республика социаль проекты старт алган иде.
4 июньнән башлап һәр якшәмбе әлмәтлеләр ачык һавада шәһәрнең төрле урыннарында спорт һәм физкультура белән шөгыльләнделәр. Күнекмәләр тәҗрибәле инструкторлар кул астында үтте. Җәй бик тиз үтеп китте.
Шәһәр пляжында "Яшел фитнес"ны ябу тантанасы булды. Тантанада проектта актив катнашучыларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды, лотерея уйнатылды, төрле уеннар оештырылды. Әлмәтлеләр арасында проектның башка ел фасылларында да дәвам итүен теләүчеләр күп булды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, "Яшел фитнес" Казанда һәм Әлмәттә генә оештырылган. Оештыручылар аның Әлмәттә активрак үтүен искәртте.