Хуҗасыз предметлар табылганда ничек эш итәргә?
Красногорсктагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә, шикле предметлар табылганда куркынычсызлыкның мөһим кагыйдәләре турында искә төшерәбез.
ЯРАМЫЙ:
тотарга, күчерергә яки предметны ачарга;
янәшәдәге кәрәзле телефоннан файдаланырга;
балаларны һәм башка кешеләрне якын китерергә.
КИРӘК:
куркынычсыз арага китәргә;
табылдык турында 112 номеры буенча хәбәр итәргә;
тирә-юньдәгеләрне кисәтергә;
белгечләр килгәнне көтәргә.
Аеруча игътибар — балаларга!
· балага аңлатырга кирәк: урамда табылган уенчыкларга, телефоннарга, сумкаларга, акчаларга кагылырга ярамый.;
· теләсә нинди шикле табылдык турында олыларга шунда ук хәбәр итәргә өйрәтергә;
· 112 номерын бергә өйрәнергә.
Куркыныч предметларны кайда табарга мөмкин:
· җәмәгать транспорты;
· подъездлар һәм ишегаллары;
· сәүдә үзәкләре;
· балалар мәйданчыклары;
· мәгариф учреждениеләре.
Пом исеңдә тот: тышкы яктан гадәти әйбер (сумка, уенчык, тартма) куркыныч булырга мөмкин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia