Тылсымлы саннар туры килгән көннәрдә никах теркәү яшьләр арасында популярлыгын югалтты, ахры.
13.12.13 көнендә нибары 3 пар тантаналы шартларда яшьлек бәйрәмен теркәячәк. 1 пар купшылыкка игътибар бирмичә, язылышып кына китүне хуп күргән. Әллә тылсымлы саннар 13 е җомгага туры килгәнгә күпләрне куркытканмы? Хәер, ничек кенә дисәк тә, язылышкан парларга бәхет кенә юлдаш булсын. Шимбә көнне исә 10 пар гаилә корачак.