“Татнефть” ААҖ “Нефть, газ. Нефтехимия” XIХ халыкара күргәзмәсендә
"Татнефть" ААҖ 5 сентябрьдән алып 7 сенә кадәр "Нефть, газ. Нефтехимия" XIХ халыкара күргәзмәсендә катнашты.
"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр комплексы территориясендә үткән күргәзмәдә даими катнашучылар арасында илебезнең әйдәүче нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре вәкилләре, шулай ук Беларусь, Казахстан, Бөекбритания, Германия, Канада, Корея, Швейцария, Япония, Польша һәм башка чит илләр компанияләре дә бар иде.
"Татнефть" ААҖнең күргәзмәгә куелган экспозициясе традицион рәвештә компаниянең чыганакларны нәтиҗәле эксплуатацияләүне тәэмин итүче алдынгы эшләнмәләрен үз эченә алды. Алар арасында нефть чыгару өлкәсендәге яңа технологияләр, "Татнефть" ААҖнең Бөгелмә механика заводында җитештерелгән чылбырлы каешлар, күпзабойлы скважиналар төзү, ике һәм аннан күбрәк катламны бер скважина белән берьюлы-аерым эксплуатацияләү технологияләре бар иде. Бүгенге көндә бик актуаль һәм заманча булган катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру алымнарына, югары үзле нефть чыганакларын эшкәртүнең алдынгы технологияләренә экспозициядә аеруча зур урын бирелде.
Махсуслаштырылган күргәзмәдә шулай ук "Татнефть" ААҖнең табигатьне саклау эшчәнлеге өлкәсендә файдаланыла торган технологияләр һәм компаниянең эре масштаблы экологик программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре дә күрсәтелде.
Күргәзмәдә оештырылган чаралар барышында нефть тармагының актуаль мәсьәләләре, атап әйткәндә, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатендәге инновацион технологияләргә кагылышлылары буенча фикер алышынды.
Илебезнең һәм чит ил компанияләренең нефть һәм газ тармагындагы инновацион эшләнмәләренә багышланган экспозицияләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты. Ул шулай ук , «Югары үзле нефть һәм табигый битумнар: проблемалар һәм чыганакларны разведкалау һәм эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру" халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты. Конференциядә тәкъдим ителгән докладлар арасында "Татнефть" ААҖ белгечләренең югары үзле нефть (табигый битум) ятмаларын эшкәртү алымнарын үстерү турындагы эшләре дә бар иде.
Рөстәм Миңнеханов бу теманы бик актуаль дип атады: "Бүген яңа технологияләр турында һәм чималның яңа төрләре турында күп сөйләнелә, һәм без конкуренция өлкәсендә табигый битумның зур ресурслары рәвешендәге үзебезнең өстенлектән файдаланырга тиешбез. Безнең фәнни оешмалар, "Татнефть" тарафыннан бу юнәлештә күп эшләнде", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
"Татнефть" ААҖнең матбугат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа