Татарстанда бер елэчендә балалары булган 64 имин булмаган гаилә теркәлгән
Еш кына исәпкә кую өчен ата-аналар арасындагы конфликтлар сәбәп була.
Татарстанда узган елда балалары булган 64 имин булмаган гаиләне ачыклаганнар. Бу хакта ТР да Балахокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова республика Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.
Проблемалар турында хәбәрләрнең күбесе гражданнардан бердәм 112 номерына шалтыратулар буенча дакилә. Еш кына исәпкә куелу өчен ата-аналар арасында ата-ана хокукларыннан мәхрүм итүгә яки чикләүгә кагылышлы конфликтлар сәбәп була.
Омбудсмен билгеләп үткәнчә, ачыкланган гаиләләр саны ведомстволар арасында яхшы Координациянә тиҗәсендә арта. Проблемалар турында иң күп сигналлар медицина учреждениеләреннән килә.
Шул ук вакытта Захарова түбзндәге төп проблемаларны атады: гаиләләрдәге кыенлыкларны соңгакалып диагностикалау, озак тернәкләндерү процессы һәм балаларның ялын контрольдә тотуның җитмәве.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia