Редакциягә һәм Халык контроленә әлмәтлеләр торак-коммуналь хуҗалык, юллар, экология өлкәләреннән булган проблемаларга зарлана
Июнь аенда гына да алар дәүләт системасына 300 гә якын мөрәҗәгать юллаганнар.
Мисал өчен Бигәш урамындагы 139 нчы йортта яшәүчеләр юллардагы тишек-тошыктан тәмам гаҗиз булганнар. Яңгыр яуса биредә үтеп йөрүе аеруча кыенлаша, ди алар. Герцен урамындагы кибет каршында урам баскычлары да җимерелеп беткән. Үзәк урамнарда гомумән мондый урыннар булмаска тиеш, дип саный әлмәтлеләр. Макаренко урамындагы юллар да бик авыр хәлдә, биредә дә күптән ремонт көтәләр. 8 Март урамындагы 11 нче һәм Герцен урамындагы 80б йортлары арасындагы территориядә 1,5 метр тирәнлектә юл өслеге җимерелеп төшкән.

– Бу урын бик куркыныч, чөнки янәшәдә генә балалар мәйданчыгы, Аллам сакласын, – ди әлеге микрорайонда яшәүчеләр. Юллар - аерым тема, саный китсәң, санап бетерерлек түгел.
Шәһәребез сулыкларының торышы әлмәтлеләрне ел да борчый. Монысы инде экологлар колагына әйтелгән гозер-үтенечләр.
– Шарлавыклы буалар – шәһәребез йөзе. Сүүсемнәр, су өстендә йөзеп йөрүче чүп-чар, пычрак бу күркәм урыннарны бизәми, җаваплы службаларга сулыкларны тикшереп, карап торырга, өмәләр оештырырга кирәк, – дигән киңәшләрен дә бирә шәһәр халкы.

Әлмәт гомер-гомергә иң чиста, иң төзек калаларның берсе булды, экологик бәйгеләрдә дә гел беренчелекне бирми. Бу җиңүдә, һичшиксез, нефтьчеләрнең керткән өлеше бәяләп бетергесез зур. Тик менә шул матурлыкны карап, чистартып тору шәһәр службаларының төп бурычы икәнен дә онытырга ярамый. Экологларга Төхвәтуллин, Пушкин, Цеткин, Заслонов урамнарындагы ишегалларына рейд белән чыгарга киңәш итәләр.
– Бер ел элек җәйге чорда Агропоселок янындагы урманлык янында электр линиясе баганаларын алыштырганнар иде, эшчеләр үзләреннән соң чүп-чар калдырганнар. Моны кем җыештырырга тиеш ? Әлеге чүп-чар таркала торган түгел. Яңадан килеп, үзләреннән соң тәртип урнаштыруларын сорыйбыз, – ди Агропоселокта яшәүчеләр. Аларның да гозерен ишетерләр дип ышанасы килә.
Соңгы елларда йорт, бина диварларында граффитилар күбәя башлады. Бу турыда без инде бер язып та чыккан идек. Камералар урнаштырылган булуга да карамастан, рәсем ясаучылар кимеми. Бүгенге көндә Сөләйманова,Тельман урамнарындагы йортларда шундый күренеш аеруча күп күзәтелә. Бу уңайдан да чаралар күрелсен иде.
Җәйнең актуаль темасы – үлән чабу. Яңгырлардан соң ишегалларын, юл кырларын кеше биеклеге үлән басты. Тузганак күп булу сәбәпле, аллергияле кешеләргә дә бик авырга туры килде быел.
.jpg)
– Калабыз урамнарын фәлән локациядә аллы-гөлле чәчәкләргә күмәбез дип ышандырганнар иде – нәтиҗәдә уталмаган, чүп баскан клумбалар утыра. Күрше шәһәрләрдә үзәк урамнар күптән шау чәчәктә, сокланып кайттым. Ярый әле, йорт тирәләрен карап, чәчәк утыртып торучы апалар, әбиләр бар дим. Аларның тырышлыгы бәяләп бетергесез инде. Идарәче компанияләр шушы фидакарьләрнең хезмәтен тиешенчә бәяләсеннәр иде, – дип шалтыратып үтенечен белдерде газетабызны даими укып баручы 80 яшьлек Илһамия әби.
Мөрәҗәгатьләр күп, «әйдә ярар, халыкка ярап булмас, ул гел шулай зарлана инде» дип кул кушырып утыру бер генә җитәкчене дә бизәми, проблемалар бар икән, алар чишелергә тиеш. Халык әйткәннәргә колак салырга, чаралар күрергә вакыт.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia