Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗит Салихов: "Тәкъдимнәр белән республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкбез"

Район башлыгы М.Х.Салихов җитәкчелегендәге комиссия 24 майда ТОСМСлар эшчәнлеге белән танышып йөрүне дәвам итте.

Тулаем алганда, һәрбер ТОСМСта диярлек төзекләндерү, матурлау эшләре алып бару, чокырлы юлларны ремонтлау планлаштырылган. Газетабызның алдагы санында "Татнефть" компаниясе составындагы предприятиеләрнең, һәр елдагыча, быел да квартал эчләрен тәртипкә китерү өчен зур тырышлык куюын билгеләп үткән идек. ТОСМСларның нефть компаниясенә карамаган башка баш предприятиеләре дә алардан калышмаска омтыла. Алар тарафыннан квартал эчләрен төзекләндерүгә агымдагы елда 11 миллион сумнан артык акча үзләштереләчәк. Мәсәлән, 8 нче ТОСМСның баш предприятиесе булган "Әлмәт торба заводы" ААҖ 1 миллион 300 сумлык эш башкаруны караган. 17 нче мәктәпнең футбол кыры белән янәшәдәге спорт мәйданчыгына асфальт җәйгәннәр, "Восток" хоккей тартмачыгы да ремонтланачак.

"Таттелеком" ААҖ (5 нче ТОСМС) УКЖД "Новация" белән берлектә алып барылучы төзекләндерү эшләреннән тыш Җәлил урамындагы 45 нче йорт ишегалдына балалар уен мәйданчыгы урнаштыру белән мәшгуль. Баш предприятие "Нур" яшүсмерләр клубына йөрүче балаларны изге урыннарга сәяхәткә алып чыгуны да планлаштыра.

"Татнефтепром" ААҖ 5 а ТОСМСына караган территориядә 1 миллион сумлык эш башкарырга уйлый. Радищев урамындагы 4, 4 а, 6, Белоглазов урамындагы 109, 111 нче йортлар ишегалларындагы чокырлы юлларны, җәяүлеләр тротуарларын, балалар мәйданчыкларын ремонтлаудан тыш "Дуслык" яшүсмерләр клубына, хоккей тартмачагына агымдагы ремонт уздыру да күздә тотыла.

17 нче ТОСМСта ("Алнас" ААҖ) бордюрлар алыштыруга керешкәннәр инде. 7 нче ТОСМСның баш предприятиесе "Арслан" ҖЧҖ дә район башлыгының рәхмәтенә лаек булды. Быел алар Герцен урамындагы 94 нче йорт ишегалдын төзекләндерергә, кер элү һәм балалар уен мәйданчыкларын демонтажларга, кайбер подъезд алларына асфальт җәяргә уйлыйлар. Бу һәм башка эшләр өчен 500 мең сум акча бүлеп бирелә.

"Татойлгаз"ААҖ (9 нчы ТОСМС) җитәкчелеге дә бер миллион сумлык эш башкарырга исәпләвен җиткерде. Шулай ук Лермонтов урамындагы 47, Шевченко урамындагы 42 нче йортлар янындагы иске тупыллар киселәчәк, чокырлы юллар тәртипкә китереләчәк. 9 нчы ТОСМС биләмәләрендә иске сарайлар да бар. Лермонтов урамындагы бу сарайлар быел сүтеләчәк.

7 д ТОСМСының баш предприятиесе "Әлмәт-Водоканал" ААҖ эш планына Автомобилистлар урамындагы 4, 6, 8 нче йортлар территорияләрен төзекләндерүне, кече архитектура формалары урнаштыруны, авария торышындагы агачларны кисүне, көзен агачлар утыртуны һәм башка эшләрне керткән.

"СМП-Нефтегаз" ААҖ (10 нчы ТОСМС) Герцен урамының 29 нчы йортыннан алып Шоссейная урамына кадәр булган тротуарны төзекләндерү, Промышленная урамындагы 2 б йорт каршындагы газонны коймалап, матурлау белән шөгыльләнәчәк. 4 нче мәктәп җитәкчелеге баш предприятиенең музыка аппараты алуга 250 мең, биология һәм физика кабинетларын җиһазлауга 2 миллион сум бүлеп бирүен җиткерде. Өлеш чыгарылган тагын 2 миллион сум бассейнда, фасадта, спортзалда ремонт үткәрүгә тотылачак. Район башлыгы килгәнен күреп рәхмәтләрен белдерергә ашыгучылар да күзәтелде. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, Промышленная урамындагы 2 б йортының фасады быел җылытылачак һәм балконнар профнастил белән тышланачак. Әлеге эшләргә җирле бюджеттан 3 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирелгән.

21 нче ТОСМС ( "Татех" ЯАҖ) шулай ук юлларга, төзекләндерү эшләренә игътибар бирәчәк. Баш предприятие быел да 1 нче мәктәпкә янгынга каршы ишекләр, сигнализация урнаштырып, ярдәм кулы суза.

"Татнефтеотдача" ААҖ 11 нче ТОСМС ихтыяҗларына 941 мең сум акча юнәлтә. Әлеге суммага балалар мәйданчыкларын, "Иптәш" яшүсмерләр клубын, җирле үзидарә Советы бинасын ремонтлау һәм башкалар каралган. 19 нчы ТОСМСның баш предприятиесе "СЗМН" ААҖ АРНУ җитәкчелеге Геофизика урамындагы 15 нче ишегалдында балалар мәйданчыгы ясаячакларын җиткерде. Биредә шулай ук Кошевой урамындагы балалар мәйданчыгын тәртипкә китерү дә каралган.

14 нче ТОСМСның баш предприятиесе - Түбән Мактама бистәсе Советы. Бистә җирлеге башлыгы Ә.Г.Слесарева ТОСМС биләмәләрендә чәчәкләр утыртуларын дәвам итәчәкләрен җиткерде. Биредә 60 тан артык төп вак яфраклы карама утыртылган. Шулай ук К.Цеткин һәм Тихоновкада Маяковский урамы юлларын ремонтлау, 5 балалар уен мәйданчыгы урнаштыру һәм башкалар планлаштырылган.

Территорияләрне карап йөргәндә әле үләннәрне чабарга кирәк булган җирләр дә күзгә ташланды. Район башлыгы бу эшне 10 июньгә кадәр тәмамларга кирәклегенә күрсәтте. Шулай ук торак йортлар фасадларына теләсә нәрсә язуларга, белдерү ябыштыруларга каршы да катгый чаралар күрелергә тиеш. Идарәче компанияләргә игълан ябыштыру өчен махсус алтакталар ясарга тәкъдим ителде.М.Х.Салихов тикшерү нәтиҗәләренең тулаем алганда уңай тәэсир калдыруын әйтте, ТОСМСларның квартал эчләрен төзекләндерүдә зур хезмәт куюларын ассызыклады. "Күтәрелгән сорауларны караячакбыз һәм тәкъдимнәребез белән республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкбез", - диде ул. Әлбәттә, үзләренең ишегалларын матурлауда биредә яшәүчеләр дә катнашса тагын да күңеллерәк булыр иде. Әлегә уртак эштән читләшүләр күбрәк. Хәтта шәхси йортларның капка төпләрендә дә чүп үләннәр, тузганаклар күренә.

Бу көнне комиссия белән РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәттәге бүлеге начальнигы Д.Ф.Гарипов та йөрде. Ул ТОСМСларда полициянең участок уполномоченныйлары өчен искиткеч яхшы хезмәт урыннары, эш шартлары тудырылуын билгеләп үтте, җинаять ачуларның 32 процентының аларга туры килүен җиткерде.

Язгы рейд тәмам, әмма комиссия үзенең эшен моның белән төгәлләмәде. Планлаштырганнарның ничек тормышка ашырылганын тикшерү өчен әле тагын карап йөрүләр оештырылачак.

И.Апачаева.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250