Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә быел тормышка ашырылачак проектлар халык белән тикшерелде [+ФОТОЛАР]

Хәбәр иткәнебезчә, быел шәһәр күлен зур үзгәрешләр көтә. Район башлыгы бу уңайдан җәмәгатьчелек фикерен дә тыңларга кирәк дигән иде. Яшьләр үзәгендә узган "Шәһәр күленең һәм шарлавыклы буаларның бүгенгесе һәм киләчәге" проект семинары барышында күп кенә кызыклы тәкъдимнәр һәм фикерләр яңгырады.

Семинар эшендә Президент ярдәмчесе Наталия Фишман, җәмәгать оешмалары вәкилләре, эшмәкәрләр, яшьләр һәм теләгән һәркем катнашты. Семинар булу турында алдан игълан итү әлмәтлеләргә бирегә килеп үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек тудырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов семинарга килүчеләрне шәһәр күле үсеше концепциясе белән таныштырды. Яңалыкларны сөйләшүгә килүчеләр алкышларга күмеп кабул итте. Һәрбер фикернең искә алыначагы да әйтелде.
Кофе эчеп алганнан соң сүз шарлавыклы буаларга күчте. Башта биредәге күркәм яклар, истәлекле урыннар саналды, проблемалар күтәрелде, аннан шарлавыклы буалардан елның һәрбер фасылында да файдаланырга мөмкин булган тәкъдимнәр белдерелде Әлмәтлеләр биредә эскәмияләр булмауны, кече архитектура фор маларның азлыгын, этләр йөртер өчен махсус мәйданчык юклыгын һәм башкаларны җиткерделәр. Шулай ук аерым-аерым өстәлләргә утырган төркемнәр үзләренең проектлары белән чыгыш ясады.
Мондый сөйләшү Наталия Фишманның күңеленә хуш килде Ул район башлыгы Айрат Хәйруллинга проектларның шулай ачыктан-ачык тикшерүгә куелганы өчен рәхмәтен җиткерде. Айрат Хәйруллин үзе дә моның кадәр фикер булыр дип уйламаган идем дип әйтеп куйды. Семинар киче сәгать унга кадәр барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса