Яр Чаллы янындагы трассада үгез белән юл-транспорт һәлакәте машина йөртүченең гомерен өзгән
Җәмгыять

Яр Чаллы янындагы трассада үгез белән юл-транспорт һәлакәте машина йөртүченең гомерен өзгән

Ир-ат куркынычсыз тизлекне исәпләмәгән һәм хайванга бәрелгән.

Чаллы – Зәй –Әлмәт трассасында машина йөртүче юлга йөгереп чыккан үгезне бәрдереп һәлакбула. Бу хакта ӘМР башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Гадәттән тыш хәл 29гыйнварда булган.Руль артында 61яшьлек ир-ат. Ул Әлмәттән Яр Чаллыга таба барган. Беренчел мәгълүматлар буенча,ир-ат куркынычсыз тизлекне исәпләп чыга алмаган һәм хайванга бәрелгән. Алганҗәрәхәтләрдән ул медиклар килгәнче вафат була.Юл хәрәкәтекагыйдәләре нигезендә:

*Хайваннарны юлда караучысыз калдырмаска.

* Якын-тирәдә күчүөчен махсус урын булмаса, терлекләрне караңгыда яисә начар һава торышында юлаша чыгарырга.

Бу кагыйдәләрне бозу административ җәзага китерә. Әгәр хайван авариягә сәбәп булса, аның хуҗасызыянны тулысынча капларга: машинаны ремонтлау, зыян күрүчеләрне дәвалау якикүмү өчен түләргә тиеш.