Дүрт украиналы Татарстаннан нефть урлауда гаепләнә
Зыян бәясе 10,8 миллиард сум тәшкил иткән.
Украинаның дүрт гражданы Татарстаннан нефть урлауда гаепләнә. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Тикшерү ачыклаганча, 2006-2007 елларда украиналылар, Россиядән читтә булып, җинаять чел төркем оештырганнар. Алар Татарстан компаниясенә караган 858 мең тоннадан артык нефть урлаганнар. Зыян бәясе 10,8 миллиард сум тәшкил иткән.
Гаепләнүчеләрнең милке һәм бәйле фирмаларның гомуми суммасы 20 миллиард сумнан артык булганакцияләре кулга алынган. Җинаять эше Татарстанның Әлмәт шәһәр судына тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia