Әлмәттә Мәдәният идарәсенең яңа башлыгы билгеләнде
Карар бүген үз көченә керде.
Әлмәт районында мәдәният бүлегенең яңа җитәкчесе билгеләнде. Бүгеннән бу вазифаны Роза Галеева башкарачак. Ул җитәкче вазыйфаларда зур тәҗрибәгә ия: элек Актүбә бистәсен җитәкләгән һәм Азнакай районы башлыгы урынбасары булган.
"Роза Алмасовнаның административ вазыйфаларда эшләү тәҗрибәсе зур. Аның идарә итү осталыгы һәм җаваплы караш районыбызның мәдәни тормышын уңышлы үстерү ачкычы булыр дип ышанам", - дип билгеләп үтте АМР башлыгы Гүзәл Хәбетдинова.
Билгеләнү элеккеге җитәкче Лола Салихованың декретка китүе белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia