Әлмәтле кабат исерек килеш идарә иткән өчен хөкем ителде
Транспорт конфискацияләнә.
Әлмәттә суд руль артында исерек килеш тотылган шоферны җәзага тартты. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моңа кадәр бу кеше шундый ук хокук бозган өчен җәзага тартылган иде. Ул вакытта аны ел ярымга хокукыннан мәхрүм итәләр һәм 30 мең сум штрафка тарталар.
Июль аенда Әлмәт кешесе исерек килеш номерсыз кросслы мотоцикл руле артына утыра. Хокук бозучыны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктата. Алкотекторда тикшерү нәтиҗәләре исереклекне күрсәтте.
Суд йомшартучы шартларны исәпкә алды: гаепләнүченең һәм аның туганнарының авыруы, уңай характеристикалары, гаебен тулысынча тану һәм тәүбә итү. Аңа 250 сәгать мәҗбүри эш билгеләнә һәм 2,5 елга хокукыннан мәхрүм ителә. Мотоциклны конфискацияләделәр.
Хөкем карары әле үз көченә кермәгән һәм аңа шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia