Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районы әлегә кадәр җылыту сезонына әзер түгел

Әлмәт районы җылыту сезонына әзерлек буенча артта кала.

Әлмәт районы әлегә кадәр җылыту сезонына әзер түгел

Тикшерү вакытында шулай ук әзерлекнең ялган паспортын да ачыклаганнар.
Әлмәт районы җылыту сезонына әзерлек буенча артта кала, дип хәбәр итә ТР торак инспекциясе. Район башкарма комитеты торак-коммуналь хуҗалыкның ГИС системасына бер генә әзерлек паспорты да урнаштырмаган. 
Моннан тыш, тикшерү вакытында ясалма документ та  тапканнар. «ЖЭУ-3» директоры Г.Тукай урамындагы 47 нче йортка паспорт алган, ләкин подвалдагы күгәргән торбаларның торышы йортның җылылык җибәрергә әзер булмавын исбатлый. 
Артта калган районнар арасында шулай ук Азнакай, Актаныш, Балтач, Буа, Кама Тамагы, Менделеевск, Тәтеш, Тукай һәм Чирмешән районнары бар.
Торак-коммуналь хуҗалык системасында 9980 паспорт урнаштырылган. Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әтнә, Кайбыч, Спас һәм Мөслим районнары тулысынча әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса