Әлмәттә 21 һәм 22 августка «Шәһәрнең мәдәни мохите» афишасы билгеле булды
АФИША

Әлмәттә 21 һәм 22 августка «Шәһәрнең мәдәни мохите» афишасы билгеле булды

Әлмәттә 21 һәм 22 августта «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында берничә вакыйга узачак. Керү-ирекле, башлана 17:00.

 21 нче август:
· "Каракүз" скверында Лилия Чугунова һәм «Just friend» джаз триосы чыгыш ясаячак;
· драма театры артындагы фонтан мәйданында "Nota LA" концерты була;
· "Яшьлек" скверында «Фрикинг аут» кеше-оркестры чыгыш ясый;
· Комсомол паркында камера оркестры концерты була;

· сусаклагыч яр буенда Айнур Галләмов, Сәрия Мәрдәнова, Инсаф Гыйззәтов чыгыш ясаячак;
· «Саулык» паркында Айгөл Украинская пианинода уйнаячак;
· "Көнбатыш капкалар" скверында клоун Финтиплюшкинның уен программасын карарга мөмкин булачак.

22 нче август:
· "Каракүз" скверында "Джентли флай" триосы чыгыш ясаячак;
· драма театры артындагы фонтан мәйданында «Каданс» вокаль ансамбле солистларының мәдәни программасы була;
· «Яшьлек» скверында иҗади мастер-класс узачак;
· "Көнбатыш капкалар" скверында балалар өчен анимацион программа булачак;

· Комсомол паркында Лилия Чугунова һәм «Just friend» джаз триосы чыгыш ясаячак;
· сусаклагыч яр буенда Регина Гыйззәтуллина, Рөстәм Идиятов һәм иҗат командасының мәдәни программасы узачак;
· "Саулык" паркында автор җырлары клубының "Квартирник" чарасы узачак;
· "Иске Әлмәт" мәдәният сарае каршындагы мәйданда Латин Америкасы биюләре буенча мастер-класс булачак.