Әлмәт районында ел башыннан 76 янгын теркәлгән
Хәзерге вакытта коры үлән һәм чүп яну куркыныч тудыра — быел 12 шундый очрак теркәлгән.
🔥 Ел башыннан бирле районда 76 янгын теркәлгән, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар бар. Хәзерге вакытта коры үлән һәм чүп яну куркыныч тудыра — быел 12 шундый очрак теркәлгән.
Йорт яны участокларында язгы тәртип урнаштыру бара. Үсемлек калдыкларын утильләштерү кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Контейнер-ботаклар өчен түгел – Ботаклар, агач кисәкләре, һәм агач төпләре каты коммуналь калдыкларга керми. Хокук бозучыларга 2 мең сумнан штраф салынган.
Ботакларны утильләштерүнең төп ысулы-яндыру, эшкәртү яки компостлаштыру. Шул ук вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тоту мөһим:
• Чүп-чарны җилсез вакытта металл савытта яки чокырда гына яндырырга мөмкин.
• Ачык ут өчен урын корылмалардан кимендә 15 метр ераклыкта булырга тиеш (металл мичкәдә – кимендә 7,5 метр).
• Янәшәдә янгын сүндерү чаралары (су, ком яки янгын сүндергеч) булырга тиеш.
Махсус янгынга каршы режим вакытында 25 апрельдән 11 майга кадәр чүп яндыру һәм учак ягу тыела – хокук бозучыларга 20 мең сумга кадәр штраф яный. Ботакларны һәм яфракларны режим тәмамланганчы куркынычсыз урында сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia