Әлмәттә «Россия чаңгы юлы-2026» традицион акциясе узды
Кыш - чаңгы спорты белән актив шөгыльләнүчеләрнең көтеп алган чоры.
Әлмәттә «Россия чаңгы юлы-2026» традицион акциясе узды
Узган шимбәдә Әлмәтнең экстрим-паркы биләмәләрендә «Россия чаңгы юлы-2026» традицион акциясе узды.
Кыш - чаңгы спорты белән актив шөгыльләнүчеләрнең көтеп алган чоры.
Алар декабрьнең тәүге көннәреннән үк чаңгыларында җилдерә башлаганнар иде инде. Спортның бу төрен яратмаган кеше , гомумән, сирәктер, чөнки чаңгыда шуу, саф һавада сәламәтлекне ныгыту, үз-үзеңне чыныктыру чарасы ул.
«Россия чаңгы юлы-2026» традицион акциясенең төп максаты-халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Шуны да ассызыклап узарга кирәк, бөтенроссия узышы – катнашучылар саны һәм географик колач буенча иң масштаблы кышкы спорт чарасы санала, ул «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» исеме астындагы региональ проекты кысаларында үткәрелә. Быел ярышлар инде 44 нче тапкыр узды.
Әлеге сәламәтлек бәйрәмендә мең ярымнан артыграк әлмәтле катнашты. Укучылар, хезмәт оешмалары коллективлары вәкилләре, өлкән яшьтәге райондашларыбыз чаңгы узышларында үзара көч сынашты. Биредә шулай ук ГТО стартлары, иң көчле спортчылар узышы да оештырылды. Әлмәтлеләр арасында чарага гаиләләре белән бергә чыгучылар да байтак иде.
Финишка иң беренче булып килгәннәрне район җитәкчелеге кайнар котлап медальләр, дипломнар белән бүләкләде, кайберәүләр спонсорларның призларына да лаек булдылар. Соңгы елларда чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әйләнеп киткән чара киң колач ала бара. Хәзер инде ярышлар барышында чаңгычыларны һәм җанатарларны уен-көлке белән мавыктырып калмыйлар, кайнар ботка, чәй белән дә сыйлыйлар.
Әлмәт җирлегендә чаңгы трассалары да бик җайлы көйләнгән. Теләге булганнарга хөррият инде. Чаңгы ярышларын оештыручыларга һәм аларда катнашучыларга исә рәхмәттән башка сүз юк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia