Әлмәттә нигезсез билгеләнгән коммуналь түләүләрне кабаттан исәплиләр
Идарәче компанияләргә җылылык өчен түләүләр исәпләгәндә хокук бозуларны булдырмау турында кисәтү дә игълан ителде.
Соңгы вакытта нигезсез билгеләнгән коммуналь түләүләрне кабаттан исәпләү эшенә керешкәннәре мәгълүм булды.
27 гыйнварда «АПТС» АҖ котельныендагы авария аркасында фатирларында җылылык булмаган әлмәтлеләр дә түләүләрен яңадан исәпләтә алалар. Хәтерегездә булса, ул чорда 416 торак йорт 12 сәгатькә җылысыз калган иде, ә кайбер йортларда җылылык проблемасы берничә көн сакланды. Татарстанның торак инспекциясе әлеге хәлне контрольгә алды.
Идарәче компанияләргә җылылык өчен түләүләр исәпләгәндә хокук бозуларны булдырмау турында кисәтү дә игълан ителде. Бу хезмәт күрсәтелмәү чоры өчен яңадан исәп-хисап ясарга тиешлекне аңлата, шуңа күрә дә фатир хуҗалары торбаларның салкын булган вакыты өчен түләргә тиеш түгел. Бу уңайдан әлмәтлеләргә үз квитанцияләрен тикшерергә һәм җылылык өчен түләүнең кабаттан исәпләнгәнме, әллә юкмы икәнлеген карарга киңәш ителә. - Әгәр яңадан исәпләү юк яки сез аның күләме белән килешмисез икән, идарәче компаниягә гариза язарга кирәк. Идарәче компания сезнең мөрәҗәгатьләргә җавап бирми яки сез хокукларыгыз бозылган дип саныйсыз икән, Әлмәт районара торак инспекциясенә мөрәҗәгать итегез, - дип аңлатма бирә әлмәтлеләргә торак инспекторлары.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia