Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстанлыларга «Халык инспекторы» аша хокук бозуларны теркәгән өчен нинди бүләк алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр

Материаллар дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә җибәрелә.

Татарстанлыларга «Халык инспекторы»  аша хокук бозуларны теркәгән өчен нинди бүләк алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр

Материаллар дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә җибәрелә.

Татарстанда яшәүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен акча алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Татар-информ». «Халык инспекторы» системасын 2014 елда юл вәзгыятен контрольдә тотуны көчәйтү өчен булдырганнар.
Мобиль кушымта кулланучыларга юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәргә мөмкинлек бирә. Материаллар дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә алга таба карау һәм хокук бозучыларга карата чаралар күрү өчен җибәрелә.
Бүләкне түбәндәге хокук бозуларны төшергән өчен алырга мөмкин:
• Әйләнә-тирә мохитнең пычрануына шаһит булсаң, атап әйткәндә, автомобильләрдән җитештерү калдыкларын бушату яки ташлау, бу хокук бозу видеосы өчен 1150 сум алырга мөмкин.
• Куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртүчегә яки мотошлемсыз мотоциклчыга видео өчен-300 сум.
• Светофорның тыючы сигналына яки көйләүченең тыючы ишарәсенә баруны видеотеркәгән өчен-300 сум;
• Светофорның тыю сигналы булганда стоп-линия алдында туктау таләпләрен бозган өчен-230 сум;
* Каршы як хәрәкәт полосасына яки каршы як юнәлештәге трамвай юлларына чыгу видеосы өчен-1440 сум.
• Җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү видеосы өчен-435 сум.
• Машина йөртүченең телефон белән руль артында барган видеосы өчен-435 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса