Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ат елын ничек каршы алырга?

Яңа ел – могҗизалар төне. Яңа мөмкинлекләргә ишек ачу өчен бәйрәмне дөрес итеп уздыру мөһим

Моны ничек эшләргә кирәк икәнең 2026 елның символы – кыю, ашкынулы һәм балкырга курыкмаганнарга юмарт булган Утлы Кызыл ат өйрәтә.
Ат – көч, энергия һәм бәйсезлекне гәүдәләндерүче билге. Бу сыйфатларны ут стихиясе көчәйтә, тагын да күбрәк дәрт, амбицияләр һәм иҗади энергия өсти. Бу тәвәккәл адымнар һәм артка әйләнеп карамыйча алга бару елы. Ат шик-шөбһәләрне, буш сүзләрне өнәми – ул бары тик ихласлыкны, турылыкны һәм хезмәтне хөрмәт итә. Шуңа күрә аның энергиясе тәртип урнаштырырга, артык әйберләрдән, бәйләнешләрдән, гадәтләрдән, фикерләрдән арынырга һәм, ниһаять, өстенлекләрне билгеләргә ярдәм итә. «Ашыкма. Кыю, әмма аңлы рәвештә атла. Үз ритмыңны хөрмәт ит. Һәр адым яхшы үзгәрешләргә китерәчәк», - дип искәртә Утлы Кызыл Ат. Бу ел ниндидер яңа эш башларга, сәламәт тормыш ритмын көйләргә, ыгы-зыгыдан баш тартырга әзер булганнарга идеаль туры килә. Ат курыкмыйча алга атлаганнарны, үсешкә омтылганнарны ярата.
Яңа елда уңыш китерүче символик элементлар:
 Дага – уңышны җәлеп итү өчен мәҗбүри элемент.
Ат сыннары – кызыл яки алтын төстәге ел символы.
Шәмнәр – ут, чистарыну һәм энергия символы. Кызыл, кызгылт сары һәм алтын төсендәгеләрне куллану яхшырак.
Кыңгыраулар – әйләнә-тирәне негативтан арындыра.
Фонарь яки декоратив учак – гаилә учагы һәм җылылык символы.
Төсләр символикасы:
Кызыл, җете кызыл, куе кызыл – мәхәббәт һәм эчке көчне җәлеп итәчәк.
Алтын, бронза, сары, ком төсе – байлык һәм муллык төсләре, яңа елда балкырга мөмкинлек бирәчәк.
Яшел, зөбәрҗәт – табигать, тотрыклылык һәм акча төсе. Елның муллык китерүен теләсәгез, шушы төстәге киемнәр кияргә кирәк.
Аксыл көрән – җылылыкны гәүдәләндерә, шуңа күрә Ат бу төскә битараф түгел.
Шәмәхә – интуицияне ачарга ярдәм итәчәк.
Көрән – тотрыклылык һәм тынычлык төсе.
Көмеш, зәңгәр, кара, соры төсләрдәге кием уңыш китермәячәк, дип фаразлана. Гади образлардан сакланыгыз, таушалган джин-са һәм иске футболкалар кимә-гез.
Өйне бизәү
Быел өйне бизәүгә аерым игътибар бирергә: энергиягә, динамикага һәм җылылыкка басым ясарга кирәк. Төп төсләр кызыл һәм кызгылт сары булырга тиеш. Көнчыгыш календаре буенча, кызыл төс – ул ут, дәрт, көч һәм уңыш, ә кызгылт сары шатлык, җылылык һәм илһам символы. Байлык, уңыш һәм муллыкны җәлеп итү өчен алтын һәм бронза төсләрне дә өстәргә мөмкин. Ә интерьер чамадан артык купшы күренмәсен өчен, ак һәм аксыл көрән төсләрне баланс һәм гармония өчен кулланыгыз. Гирляндалар сыйфатында табигый тукымалардан тасмалар, агач яки металлга охшатып эшләнгән төймәләр кулланырга була.
Яңа елны нинди ризыклар белән каршыларга?
Утлы ат табигыйлекне, тәртипне ярата, моны Яңа ел өстәлен әзерләгәндә төп кагыйдә итеп алырга мөмкин. Шуңа күрә яңа 2026 елга менюны планлаштырганда түбәндәге ризыкларга өстенлек бирегез.
Яшелчәләр, җиләк-җимешләр. Җиңел яшел салатлар, җиләк-җимеш һәм яшелчә кисемтәләре, Кызыл атны «хуплап» кына калмыйча, сәламәтлек өчен дә файдалы булачак.
 Кош ите. Кытайдагы ышану-лар нигезендә, өстәлгә куелган тавык яисә күркә ризыгы гаиләне берләштерергә һәм уңышны өйгә тартырга сәләтле.
 Балык. Балыктан әзерләнгән ризыклар йорт хуҗасының финанс иминлеге символы булып тора.
 Алкогольсез эчемлекләр. Ат Яңа ел төнендә алкогольне киметүче кешеләрдәге тәртипне бәяләячәк.
 Десертлар. Ат шикәр ярата, шуңа күрә үзеңә татлы ризык рөхсәт итәргә мөмкин.
Тулысынча баш тартырга кирәк булган беренче әйбер — ат һәм сыер ите. Көнчыгыш астрологиясе раславынча, бу төр ит ризыклары көчле энергетик конфликт тудырачак һәм киләсе елда уңышны куркытачак. Яңа елга учакта яисә мангалда ит, артык ачы кабымлыклар, фритюрада кыздырылган ризыклар әзерләү кирәкмәс. Кызыл Ат моны ут энергиясенең артык булуы дип кабул итәргә мөмкин, бу исә аны куркытачак, һәм шуның белән бергә уңышны да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса