2025 елда иң уңышлы эшләгән фермерлар
2025 ел ахырына якынлашып килгәндә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар арасында быел югары нәтиҗәләргә ирешә алган фермерларны билгеләп узарга булдык.
Аларның нәтиҗәле хезмәте, илебезнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итү белән бергә, тормыш-көнкүреш шартлары яхшыруга да уңай йогынты ясый.
Бишмунча авылы егете, эшмәкәр Салават Гафиятуллин шундый уңган-булганнарның берсе. Эшмәкәр ат үстерү, ит продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Авыл җирлегендә үскән бу ир-егет бүген малын да асрый, игенен дә игә - гомумән, авыл тормышының җаен, кадерен белеп яши.
Районда кошчылык тармагын үстерүдә үзеннән зур өлеш кертүче алдынгы эшмәкәрләрнең берсе – Марсель Абдуллин. Эшмәкәр кошчылык фермасын үстерү «Гаилә фермасы» программасы бәйгесендә катнашып, бүгенге көндә әлеге өлкәдә матур күрсәткечләргә ирешкән. Эшмәкәрнең фермасында хәзерге вакытта 33 меңләп тавык исәпләнә. Агымдагы елда гына да биредә 6 миллионнан артык йомырка җитештерелгән. Моннан тыш Әлмәт җирлегендә беренче экофермага нигез салучы да бит әле ул. Фермада дөя, куян, тәвә кошы һәм башка бик күп хайваннар яши. Бирегә экоферманы карарга Әлмәттән генә түгел, күрше-тирә шәһәрләрдән дә кешеләр күп килә. Шул рәвешле Марсель Абдуллин авыл туризмын үстерүгә дә зур өлеш кертүче фидакарь шәхес.
Әтиле-уллы Рәфый-ковларны районда белмәгән кеше юк. Алар районның иң яхшы фермер хуҗалыкларының берсе. Эшчәнлекләрен 50 гектар чәчүлек җирләреннән башлап 1800 гектарга кадәр арттырган хезмәт ияләре бары тик мактауга гына лаек. Алар үстергән икмәкнең уңдырышлылык күрсәткече гектардан 70 центнерга кадәр җитә, 2018 елдан башлап үсемлекчелек тарма-гын үстерүгә керткән инвестицияләр күләме 98 миллион сумны тәшкил иткән. Фермерлар киләчәктә ат үрчетү өстендә эшләргә дә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia