Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Кызым, гозерем бар, тыңла әле...»

Юкса үзебез хәл белергә, хәер-сәдакалар өләшергә, якынлашып килүче Яңа ел белән күңелләрен күрергә дип барган идек лә...

Югары нефть мәктәбе уку белән генә түгел, тәрбия, хәйрия эшләре буенча да үзен һәрдаим алгы сызыкта тота. Газета битләрендә дә, башка массакүләм каналларда да күренеп, макталып игъти-барны үзенә җәлеп итә. Ике көннең берендә биредә зур чара – студентларның ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә (җит. Т.Рассомахина) «концерт-театр» уза. Волонтерлар оешмасы да (яшьләр белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе А.Шилова) һәрдаим хәрәкәттә, анда да кызу эш кайный. Технология университетының тышкы элемтәләр идарәсе җитәкчесе Инсаф Низамиевның хезмәтен дә әйтеп бетергесез. «Ачык остаханәләр» клубында аның иницативасы белән оештырылган «Чыганак» татарча сөйләшү, аралашу клубы эшләп килә. Шөкер, күңелең, вакытың җитеп кил генә.
Бу юлы да студентлар, волонтерлар һәм югары нефть мәктәбе ветераннарыннан торган бер төркем Азнакай районы Актүбә картлар йортына игелекле гамәл кылырга, хәл белергә бардык. Талантлы студентларыбыз җыр-бию белән юаттылар, мастер-класслар үткәреп кинәндерделәр өлкәннәрне. Волонтерлар оештыру эшләре белән мәшгуль булды, ветераннар көче белән җыелган кечкенә генә Яңа ел бүләкләрен Кыш бабай һәм Кар кызы тапшырды. Кулыбыздан килгән кадәр ягымлы, көләч йөз белән шигырьләр сөйләдек, җырладык. Безне бертуктаусыз алкышлап утырган апа-абыйлар, әби-бабайлар шатланып кабул иттеләр дә кебек. Әмма... 
– Кызым, гозерем бар, тыңла әле... – дип кулымнан тотты бер апа. 
Үз язмышын сөйләде. «Булыш инде, булышасыңмы, сеңелем, дөресме?» – дип күзләремә карады. «Ярар, апа...», – дидем. Бүгенге көнгә кадәр ул апа күз алдымнан китми.... Йә Раббым, ничек булыша алам соң мин аңа? Кызы бар аның диделәр картлар йорты хезмәткәрләре. Мин алардан узып ни кыла алам соң? Раббым, ташлама бәндәләреңне, кызының да күңеленә изгелек орлыгы сал, дип дога кылдым. 
...Очрашу тәмам булгач, автобусны тутырып, шау-гөр килешеп кайтыр юлга чыктык. Мин генәме? Студентлар да күз яшьләре белән һәр мизгелне искә төшерде. Хәйрия гамәлебез никадәр матур, кәеф белән картлар күңелен күтәрерлек бүләк җыюдан башланса да, барыбыз да моңсуланып, әле генә каршыбызда елмаеп алкышлап утырган апаларны уйлаудан ерак китә алмады. 
Кемнеңдер әнисе, әтисе, апасы яки абыйсымы, туганымы – бу йорт сыендырган аны. Әмма адәм баласының язмышы бертөсле түгел шул. Теге апа да, юкса аяк-кулы да исән, акылы да зәгыйфь түгел кебек, кызы «безгә яшәргә комачаулый» дип китергән аны бу йортка. Андыйлар күп биредә. Янә дә мәрхүмә әбекәем искә төшә. «Раббым, аз авыру, ансат үлем бир!» дип теләгәне кабул булды аның. Әнә шулай кеше кулларына калып, кадерсезгә әйләнмим дип Аллага ялвар-гандыр ул. 
Әлбәттә, картлар йорты үзе ялт итеп тора. Җылы, якты бина, хезмәткәрләре ачыклар, һәр пациентны игътибарлап, карап торалар. Ашау да яхшы. «Кулда гына йөртмибез инде», – диләр үзләре дә. Психолог Ләйсән Әгъдәс кызы, студент кызлар җырлаганда күңел халәтен тыя алмый сәхнәгә биергә дә чыктылар әле    өлкәннәр. Әмма аларның күзендә булган сагышны, тирән кайгыны аңламый булмый, булмый...  Чакрымнар узып кылган изге гамәлебез аз гына булса да бәйрәм рухы өстәгән булса, Аллаһ разый булсын!

 

Фото: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса